" Милләт яме-йола бәйрәмнәрдә!" дигән конкурста чыгыш ясау

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, Саба муниципаль районы учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында " Милләт яме-йола бәйрәмнәрдә!" дигән фестиваль-конкурс игълан ителде. 7 октябрьдә Килдебәк авылы мәдәният йортында конкурсның зона туры узды, анда Олы  Шыңар авыл җирлегенә караган оешмаларда эшләүче,үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тамашачыларга “Кияү мунчасы” халык йоласын тәкъдим иттеләр. Татар авылларында мондый йола саклана, туйдан соң икенче көнне иртән кәләш йортында яңа өйләнешкәннәрне мунчага чакыралар. Гадәттә, мунчаны күршеләрдә ягалар, кияү һәм кәләшне, кунакларны җырлар һәм теләкләр белән, җәен"Уфалла" арбасында,кышын чаналарга утыртып мунчага озата баралар. Яшьләрдән соң мунчага кияүнең әти-әнисен, башка кунакларны чакыралар. Яңа өйләнешкәннәрдән соң мунчага бару бик хөрмәтле саналган. Мунчадан соң барысын да "Кияү коймагы"  белән сыйлыйлар, монда бар да шаяртулар,  җыр-биюләр белән бергә бара. Мондый йолалар бездә туган телебезне, милләтебезне ярату һәм хөрмәт итү тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International