2024 елның беренче яртыеллыгына район газетасына язылу кампаниясе башланды

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

2024 елның беренче яртыеллыгына район газетасына язылу кампаниясе башланды. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре, Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов  җитәкчелегендә, язылу кампаниясендә катнаштылар һәм район газетасы «Саба таңнары»на язылуны рәсмиләштерделәр. Район газетасы -  бик кирәкле элемтә каналы,дип әйтергә мөмкин.  Аның битләрендә эчтәлекле, кызыклы мәкаләләр басыла. Районның барлык вакыйгаларыннан һәм яңалыкларыннан хәбәрдар булу һәм матбугат белән тыгызрак элемтәдә тору һәркем өчен мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International