Үзәкләштерелгән бухгалтерияның хисап эшләре бүлеге “Безнең профсоюз” республикакүләм фотосурәтләр бәйгесендә катнашып, Дипломга ия булды. Әлеге бәйгегә әзерлек эшендә бүлекнең һәр хезмәткәре үз өлешен кертте һәм алар фотосурәтләр аша профсоюз тормышын чагылдыра алдылар.
Шулай ук «Мин Ватаным белән горурланам» исеме астында узган балалар рәсемнәренең республика бәйгесендә әлеге бүлек бухгалтеры Сөмбел Нәзированың кызы Сабина Нәзирова актив катнашып, Татарстан республикасы профсоюз комитеты Дипломына ия булды.