Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә “Гаилә белеме” курсы буенча дәрес-очрашулар

2023 елның 13 октябре, җомга

    2023 елның сентябреннән район мәктәпләрендә “Гаилә белеме” дәресләре кабат башланып китте. Октябрь аенда Килдебәк урта мәктәбе һәм Шәмәрдән лицее укучылары Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә әлеге дәрес кысаларында очрашуда булдылар.

     Укучылар Гражданлык хәле актларын теркәү, гаилә төзү тәртибе, район буенча статистик мәгълүматлар, гражданнарның исем, фамилия, отчество язылу, алышу тәртибе, "ЗАГС" федераль дәүләт информацион система эшчәнлеге, 1926 елдан башлап, төрле елларда гарәпчә, латинча, кириллицада язылган язмалар, үзләре туган еллардагы бала саны, язылу тәртипләре, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында язылган язмалар белән аеруча кызыксындылар.

       Егетләр-кызлар "Минем документлар" күпфункцияле үзәгендә халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар белән дә таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International