25 нче апрель Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе тормышында истәлекле вакыйга. Без «Герой партасы» бөтенроссия мәгариф проектына кушылдык. "Герой партасы" - Геройның фотосурәте, аның биографиясе һәм казанышлары турында мәгълүмат урнаштырылган уку өстәле. Чара Россия гимны белән башланып китте. Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында безнең мәктәбебезне тәмамлап чыгып киткән егетләр күп. Менә алар, без алар белән горурланабыз һәм исән - сау кайтуларын көтәбез. - Гыйлфанов Илнар Әлтәфович ; - Мингазов Ильшат Иннурович; - Галиахметов Ришат Ильшатович; - Исмәгыйлев Ислам Фиргатович. Һәм шулай ук махсус хәрби операция ветераны Габдулхаев Фәрит Әгъләмшевич. Безнең тынычлыгыз, матур көннәребез өчен һәлак булган егетләребез: - Шириев Ильназ Наилевич; - Дәүлиев Сәйдәш Илсурович; Без алар белән горурланабыз һәм хәтерлибез. Тантаналы чарада Геройларыбызның эти-әниләре, якын кешеләре катнашты.