Көз - искиткеч вакыт!

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

  Көз-искиткеч вакыт.  Ул  безнең табигатебезгә соклану вакыты, нәкъ менә көзге чор кабатланмас һәм үзенең төрлелегендә матур. 09.10-13.10 көннәрендә МБМБУ Сабаның 1нче «Шатлык» балалар бакчасында «Көзге чор» дигән тематик атна узды. Бу атна дәвамында безнең бакчабызда тәрбияләнүче балалар табигатьтәге көзге үзгәрешләр белән таныштылар, көзге бүләкләренең күптөрлелеге, көзге чорда кешеләр, хайваннар, үсемлекләр, бөҗәкләр тормышы турында сөйләделәр, көзге табигатькә сокланып карадылар. Тәрбиячеләр елның бу искиткеч вакыты турында кызыклы әңгәмәләр үткәрделәр. Йомгаклау чарасы итеп «Көзге фантазияләр» исеме астында күргәзмә оештырылды. Олыларга балаларга балачактан ук табигатькә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Табигатьне яратыр өчен, аны белергә, тоярга, күрергә, өйрәнергә, тикшерергә кирәк. Шул чакта бала, үсеп җиткәч, тирә-юньдәге дөньяны яратырга, сакларга, кадерләргә өйрәнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International