Куркынычсыз интернет темасы бүгенге көндә бик актуаль. "Яшьлек" яшьләр үзәге бүген яшүсмерләр өчен «Имин интернет»темасына профилактик квиз-уен үткәрде. Уен барышында алар табышмаклар чишеп, әлеге темага кагылышлы сорауларга җавап эзләп, интернет челтәрендәге куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар. Иң актив балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.