Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән китапханәнсенең уку залында “Сядем рядком- поговорим ладком” исеме астында әдәби сәгать узды. Ял итүчеләр китапханә хезмәткәрләренең татар әдәбияты язучыларының тормыш һәм иҗат юлы турында чыгышларын тыңладылар, аларның әсәрләре белән таныштылар.