Лесхоз бистәсендәге картлар йортында чыгыш ясау

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

10 октябрьдә  Кече Шыңар мәдәният йортының Мирас фольклор коллективы, мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатътә катнашучылар һәм балалар Лесхоз бистәсендәге картлар йортында булдылар. Чыгышлар өлкәннәрнең күңеленә хуш килде: җырлар, биюләр, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар да рәхәтләнеп җырладылар һәм алкышладылар.  Бу аралашу  өлкәннәргә үзләрен кирәкле һәм ялгыз хис итмәскә ярдәм итә. Бәйрәм көннәрендә генә түгел, һәркөнне алар турында  истә алуны теләр идек. Олы яшьтәге кешеләрнең шатлыклы йөзләре һәм тагын килегез дип чакырулары чарада катнашучылар өчен иң югары бүләк булды. Мохтаҗ һәм ялгыз кешеләр турында мондый кайгырту аларда тормышка ышаныч тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International