«Балачак» балалар бакчасында инклюзив белем бирү.

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

  Инклюзив белем бирү ул – гомуми белем бирүдә инвалид һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның социумга тартым булырга тиеш икәнне аңлауга нигезләнгән практика. Гадирәк итеп әйткәндә – инвалид балалар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар җәмгыятьтә, балалар коллективында үсеш алырга һәм тәрбияләнергә тиеш. Мондый мөмкинчелекне балалар үсешенә һәм тәрбияләүгә бөтен шартлары булган «Балачак» балалар бакчасында коррекцион төркем эшли. Тәрбия һәм белем бирү программасы бу төркемгә килүче баланың диагнозына карап төзелә.

Шуның өчен балалар төркемнәрдә үзләрен җиңел тоялар, тиз адаптацияләнәләр. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар биремнәрне үтәргә омтылалар. Бу аларның эшчәнлекләрен стимуллаштыра һәм социумга кереп китәргә булыша.

Бакчада пандуслар, инвалидлар өчен бәдрәфләр,җылы идәннәр, иркен якты бүлмәләр белән уңайлы мөхит тудырылган. Болар барысы бергә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны да бакчага кабул итү мөмкинлеген бирәләр. Бакча уңайлы тирәлек белән генә түгел, ә педагогик эшчеләр штатында музыка җитәкчесе, логопед, педагог- психолог, инглиз һәм рус телләреннән физик культура тәрбиячеләр, медицина хезмәткәре кебек тар профиль белгечләре булуы белән дә аерылып тора. Бу һәр бала белән индивидуаль тәрбияви эш алып барырга мөмкинчелек бирә.
Безнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә компетентлы тәрбиячеләр эшли. Балалар дуслык, үзара аңлашу, үзара ярдәмләшу мөхитендә тәрбияләнәләр. Ә боларның барысына да ирешергә педагогларның һәм әти – әниләрнең үз куллары белән җитештергән уеннары ярдәм итә. Әти – әниләр һәм педагогларның үзара эшчәнлеге тәрбияви процесста зур роль уйный. Чөнки өйрәнгән материалны өйдә ныгытмасалар, балалар үсешендә без һәр уку елы азагында күрә торган уңай динамика булмас иде. Уку-укыту эшенә җәлеп ителеп, әти-әниләр балалар белән берлектә кул эшләре, күрсәтмә әсбаплар, дидактик уеннар ясыйлар. Әлеге уеннарны  тәрбиячеләр үзләренең эшчәнлекләрендә кулланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International