10 нчы октябрь Cаба балалар сәнгать мәктәбендә музыка бүлеге баян классы укучыларының «Безнең кадерле әтиләр өчен концерт» - викторинасы узды. Бу чараның төп максаты-улларын тәрбияләүдә әтиләрнең ролен ассызыклау, гаиләдә әтинең дөрес һәм уңай статусын формалаштыру, гаиләдә әхлакый - эстетик кыйммәтләрне формалаштыру. Әти-әниләр чарада актив катнаштылар, балаларының чыгышларын тыңладылар.