ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2024 ел
шимбә

Югары Шытсу авылы халкы тырышлыгы белән мобилизациядә булган егетләргә гуманитар ярдәм эше актив алып барыла. Кием-салым, җылы носкилар бәйләнде, азык-төлек җыйналды. Барлык булышлык  күрсәтүчеләргә зур рәхмәт. Ярдәм итү эше алга таба дәвам ителә. Шушы көннәрдә "Солдатка өйдәге аш" акциясен башлап җибәрүчеләрнең берсе Гүзәл Садыкова белән очрашу булды. Очрашуда әлеге акциянең барлык нечкәлекләре аңлатылды. Әлеге юнәлеш буенча да ярдәм эше башланып китте.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

12 гыйнварда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында «2023 елда Татарстан Республикасы спорт министрлыгының эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлар турында»гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

Татарстан Республикасы спорт министрлыгының йомгаклау чарасында Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин, Россия чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, «Минем спорт» АИС генераль директоры Андрей Марков катнашты.

https://minsport.tatarstan.ru/index.htm/news/2269548.htm

Безнең мәктәп спортчысы Гайнуллина Залия физик культура һәм спорт өлкәсен цифрлы трансформацияләү өлкәсендә III Бөтенроссия конкурсының «үз-үзеңне контрольдә тотуның иң яхшы көндәлеге» номинациясендә призер дипломы һәм «минем спорт»АИС-ның истәлекле призлары белән бүләкләнде.

"Сәламәтлек" спартакиадасында 1 урын Саба муниципаль районы - Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов Марат Рәшит улы бүләкләнде. 

https://minsport.tatarstan.ru/press/foto.htm/photoreport/9345239.htm

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА Минем спорт

12
гыйнвар, 2024 ел
җомга

"Саба муниципаль районы И. С. Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта гомуми белем бирү мәктәбе «Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе бинасын инвалид балалар өчен ел әйләнәсе сәламәтләндерү лагерен урнаштыру өчен  реконструкцияләү" буенча ҖЧҖ "Ремонтстройсервис" подрядчы оешмасысы тарафыннан отделка, электромонтаж, сантехник эшләре бара.

Тэги: окс ОКС

      10 гыйнварда гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә елның беренче пары - Лесхоз бистәсеннән Мингәрәев Муса Наил улы һәм Байлар Сабасыннан Салихова Рания Раиф кызы никахларын теркәделәр. Муса Саба урман хуҗалыгында, ә Рания Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда эшли. Яшь пар Лесхоз бистәсендә яшәячәк.

«Эллуки» балалар бакчасында Иске Яңа ел

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:

2024 елның 12 гыйнвары 21.00 сәгатьтән 13 гыйнвар 09.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә тәрбиячеләр И.И. Идиятова һәм Г.Х. Гыйльметдинова җитәкчелегендә спорт-уен эстафетасы үткәрелде.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

2024 елның 13 гыйнварында Саба муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре командалары һәм Саба аграр көллияте командасы арасында шахмат буенча команда ярышларының 3 турының 1 очрашуы узачак.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Хәрәкәт активлыгы җитмәү - гиподинамия - ул хәрәкәт активлыгын чикләгәндә, мускулларның кыскару көчен киметкәндә организм функцияләренең бозылуы.

Тэги: хастаханә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International