«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә тәрбиячеләр И.И. Идиятова һәм Г.Х. Гыйльметдинова җитәкчелегендә спорт-уен эстафетасы үткәрелде.
Максат: хәрәкәт эшчәнлеген активлаштыру аша балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү. Көндәлек саф һавада йөрү чыдамлыкны һәм тышкы мохитнең тискәре тәэсирләренә, бигрәк тә салкын тию авыруларына, кышкы чорда чыдамлыкны арттырырга ярдәм итә.
Спорт-уен эстафетасы урамда, уен мәйданчыгында узды. Күңел ачу дәвамында бер эшчәнлек төрен икенчесе алыштырды. «Чанада», «Иң җитезләр» дигән эстафеталар уздырылды. Балалар шулай ук чыршы янында җыр җырладылар. Бу күңелле уеннар балаларга җитезлек, тизлек, чыдамлык үстерергә мөмкинлек бирде.