Саба районында 2024 елның беренче пары язылышты

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

      10 гыйнварда гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә елның беренче пары - Лесхоз бистәсеннән Мингәрәев Муса Наил улы һәм Байлар Сабасыннан Салихова Рания Раиф кызы никахларын теркәделәр. Муса Саба урман хуҗалыгында, ә Рания Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда эшли. Яшь пар Лесхоз бистәсендә яшәячәк.

      Яшьләрне законлы никахлары белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - аппарат җитәкчесе Марат Кәримов, Мишә авыл җирлеге Башлыгы Азат Гатиятуллин, шулай ук Саба шәһәр җирлеге җитәкчелеге, Саба урман хуҗалыгы җитәкчелеге котлады. Алар гаилә иминлеге, бәхетле гомер теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

      Яшьләргә бәхетле һәм озын гомер телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International