Авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә булып, аларны Искечә Яңа ел белән котлады. Кыш бабайдан күчтәнәч пакетлар тапшырды.
2024 елның 13-15 гыйнварында Самара шәһәрендә бадминтон буенча Бөтенроссия ярышлары узды. 13 яшькә кадәрге категориядә Саба районы тәрбияләнүчеләре түбәндәге разрядларда чемпион һәм призер булдылар:
Ялгыз категориядә
🥇-Идрисов Нияз
🥈-Сафин Агләм
🥈-Әхмәтшина Камилла
🥈-Рәхимов Әдел
🥉-Сафина Элина
Парлы категориядә
🥇🥇 - Сафин Агләм - Рәхимов Әдел
🥇🥇 - Сафина Элина - Әхмәтшина Самина
🥈-Идрисов Нияз
🥈-Әхмәтшина Камилла
🥈-Багманова Камилла (15 яшькә кадәр)
Катнаш парлы категориядә
🥇🥇 - Сафин агләм - Әхмәтшина Самина
🥈🥈 - Идрисов Нияз-Сафина Элина
🥉🥉 - Рәхимов Әдел - Әхмәтшина Камилла
Җиңүчеләрне, призерларны, тренер Зарипова Гөлнара Хәмит кызын лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба спорт казанышлары телибез.
2024 елның 13-14 декабрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә республиканың Бадминтон буенча шәхси Кубогының 1 туры узды.
1 этап нәтиҗәләре буенча Саба районы бадминтончылары түбәндәге категорияләрдә чемпион һәм призер булдылар:
🥇-Зәйниев Айназ-Хәбибуллин Рушан (Алексеевск районы) (ир-атлар пары));
🥉-Зәйниев Айназ - Әхмәтова Ралина (Әлки районы) (Катнаш пар);
Барлык катнашучыларны, тренерларны, ата-аналарны балаларыбызның уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, алга таба уңышлар телибез!
Кыш бабайның Яңа ел йөреше 14 гыйнварда тәмамлана. УСК Саба-Аренада якшәмбе лигасы Саба районының 18 команда дуэтын җыйды. 3 нче урынны «Саба-Арена» дуэты Сираев Инсаф һәм Ищенко Екатерина яулады. Икенче урында «Килдебәк» дуэты Әхмәтҗанов Данис һәм Хәбибрахманова Зилә. «Яшен» Галиакберов Раил һәм Владимир Богданов дуэты татлы приз иясе булды.
13 гыйнвар көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Безгә иске Яңа ел килә» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырдылар
5 гыйнвар көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрделәр
Яңа елга керүгә Финанс – бюджет палатасы бүлекләрендә эш кайнап тора, чөнки биредә хисап вакыты. Бүгенге көндә акча средстволары хәрәкәте турында хисап үтәлде, бюджет средстволарын алучының счетларында калган акча турында мәгълүмат, муниципаль бурыч, бюджет кредитлары турында мәгълүмат әзерләнде. Шулай ук баш идарәче, бюджет акчаларын алучы, баш администратор, бюджет дефицитын финанслау чыганаклары администраторы, бюджет керемнәре администраторы бюджеты үтәлеше хисаплары буенча зур эш башкарылды. Хисап бирү һәм җаваплы эш көннәре әле дә дәвам итә.
13 гыйнварда Эзмә мәдәният йортында «Иске елны озатабыз»дип аталган яңа ел чарасы узды.
2024 елның 14 гыйнвары 21.00 сәгатьтән 15 гыйнвар 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
15 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- төнлә, иртән һава температурасы -25кә кадәр төшә;
- иртән, көндез17-22 м/с көчле җил ;
- 1-2 км кадәр күз күреме начарланган буран (Казан шәһәрендә буран; җил 17 м/с кадәр).
Фатих Кәрим - татар совет язучысы һәм шагыйре, патриотик һәм лирик әсәрләр авторы. Иҗатның күпчелек өлеше икенче бөтендөнья сугышына туры килә, анда автор батырларча катнашкан. 20 нче гасырның башы һәм уртасы бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешеләр өчен авыр сынаулар белән билгеләнде. Бу кырыс елларда атаклы татар язучысы һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы Фатих Вәли улы Кәримовка яшәргә һәм иҗат итәргә туры килә. Әдәбият иҗаты чорның иң мөһим мизгелләрен - 1917 елгы революциядән башлап Икенче бөтендөнья һәм коточкыч сталин репрессияләренә кадәр чагылдырды. 10 гыйнварда клуб мөдире һәм китапханәче Ф.Кәрим шигъриятенә багышланган “Ф.Кәрим иҗаты” поэзиясе кичәсе оештырдылар. Чарада авторның күп кенә шигырьләре яңгырады.