Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Күпне күргән, күпне кичергән Хәдичә апа Кәшипова 90 яшен каршылады
Хроник йогышлы булмаган авырулар (хйба) Россия Федерациясе халкының инвалидлыгы һәм вакытыннан алда үлүенең төп сәбәбе булып тора. ХЙБАдан үлүчеләр барлык очракларның 70% тәшкил итә, шуларның 40% тан артыгы вакытыннан алда вафат булучылар.
«Пушкин көннәре» Бөтенроссия акциясе кысаларында Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Пушкинны бөтен дөнья укый…» дип исемләнгән викторина уздырылды. Музей хезмәткәрләре шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы сораулар бирделәр. Укучылар викторина сорауларына җавап биреп, үз белемнәрен күрсәттеләр. Балалар игътибарына шулай ук А.С. Пушкин әсәрләренә нигезләнгән агач тактага рәсем төшерү буенча тематик мастер-класс тәкъдим ителде. Бүгенгесе көндә дә Александр Сергеевич Пушкинның искиткеч тарихка бай әсәрләре үсеп килүче яшь буын тарафыннан яратып укыла.
13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә россиялеләр ел саен Иске Яңа елны билгеләп үтәләр! Күп кенә төбәкләрдә бу бәйрәм аерым үткәрелә, халык традицияләре, гореф-гадәтләре һәм йолалары, ышанулары белән аерылып тора. Бер нәрсә-Иске Яңа елны традицион Яңа ел очрашуы кебек көтәбез һәм яратабыз! 13 гыйнварда Сабабаш авыл клубында Иске Яңа ел уңаеннан отышлы лотерея узды.Лотереяләр арасында кызыклы уеннар үткәрелде, алар концерт номерлары белән үрелеп барды. Кичә авылдашлар өчен дискотека белән тәмамланды.
13 гыйнварда Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Иске Яңа ел»бәйрәме хөрмәтенә Яңа Ел лотереясе оештырдылар һәм үткәрделәр. Яңа ел-олылар да, балалар да бик көткән тылсымлы вакыт. Бигрәк тә Яңа Ел лотереясе. Бүләк алуны һәркем ярата бит. Чара Иске Яңа ел белән котлаудан башланды. Бәйрәмнең суперпризы микродулкынлы мич, тимер, мантоварка, блендер, сарык һәм башка бик күп яхшы бүләкләр булды. Кунаклар шатландылар, ә без аларның кәефеннән канәгать калдык.
Ремонт эшләре белән бәйле рәвештә Бикет, Октябрь, Тукай урамнары 132-188, 123-201 йортларында, Ленин урамы 91-133, 80А-126 йортларында 2024 елның 15 гыйнварында 09:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне сүндерү планлаштырыла.
Олы Кибәче авыл клубында Искечә Яңа елны бәйрәм иттеләр. Төрле күңелле уеннар уйнадылар, Кыш бабай белән Кар кызы баллы күчтәнәчләр өләште.
Олы Кибәче авыл җирлегендә график нигезендә халыктан көнкүреш калдыклары җыела. "Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе" эшчеләре үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар.