ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 14 гыйнвар көнне Тимершык авылы бозында хоккей буенча Саба район чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта “Тимершык”, “Ястреб” командалары көч сынашты.

Уен нәтиҗәләре:

“Тимершык” – “Ястреб”     5:0

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Махсус хәрби операцияда катнашучы солдатлары өчен Сатыш авылында "Солдатка аш" акциясе башланып китте. Бу акция башланганнан бирле солдатларыбызга 600 данәдән артык туклыклы аш әзерләнде. Акцияне оештыручы Сатыш авылыннан Садыйкова Гүзәлгә һәм булышучыларга рәхмәт белдерәбез. 

 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлегенең барлык мәдәният йортларына Искечә Яңа елны каршылауга багышланган бәйрәм чарасы булып үтте. Бәйрәмдә җырлы-биюле тамаша, кызыклы уеннар тәкъдим ителде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

15 гыйнварда Шәмәрдән участок хастаханәсе базасында 15 пациент өчен исәпләнелгән яңа районара гериатрия бүлеге эшли башлады.

Бүлек мөдире - "Саба үзәк район хастаханәсе" ДАССУ гериатры Нурмөхәммәдова Ләйлә Гараповна.

Тэги: хастаханә

Әниләр һәм балалар өчен мастер-класс

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

15
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

 12 гыйнварда Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, “Ак калфак» клубы әгъзалары белән берлектә, кич утыру оештырдылар. «Тылсымлы куллар - иҗат җимешләре» тематик күргәзмәсе оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

6 гыйнварда Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балалар белән бергә «Песнәк кафесы» экологик акциясе үткәрделәр. Балалар белән бергә кошлар өчен җимлек ясадылар. Чара ахырында җимлекләргә азык салып, агачларга асып куйдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

2024 елның 11-14 гыйнварында Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексы базасында чаңгы узышлары буенча Россия кубогының бишенче этабы узды, илнең иң яхшы чаңгычыларын җыйды.

15 нче гыйнварда бездә кышлаучы кошлар көне билгеләп үтелә.

Быелдан башлап яшь ярымга кадәрге бала карау буенча пособие ата-ана эшкә чыккан очракта да түләнәчәк

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International