Шәмәрдән участок хастаханәсе базасында яңа гериатрия бүлеге ачылды.

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

15 гыйнварда Шәмәрдән участок хастаханәсе базасында 15 пациент өчен исәпләнелгән яңа районара гериатрия бүлеге эшли башлады.

 

Бүлек мөдире - "Саба үзәк район хастаханәсе" ДАССУ гериатры Нурмөхәммәдова Ләйлә Гараповна.

Бүлек эшенең төп юнәлеше 65+яшьтәге кешеләрне реабилитацияләү һәм дәвалау.

Кичә бүлеккә Саба һәм Теләче районнарыннан беренче пациентлар килде.

Бүлек капиталь ремонттан соңгы бинада урнашкан,  су белән  дәвалау бүлеге белән дә  җиһазландырылган.

Гериатрия бүлегендә дәвалануга юлламаны участок терапевты һәм  гериатр бирә.

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International