Сатыш авыл җирлегеннән гуманитар ярдәм

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Махсус хәрби операцияда катнашучы солдатлары өчен Сатыш авылында "Солдатка аш" акциясе башланып китте. Бу акция башланганнан бирле солдатларыбызга 600 данәдән артык туклыклы аш әзерләнде. Акцияне оештыручы Сатыш авылыннан Садыйкова Гүзәлгә һәм булышучыларга рәхмәт белдерәбез. Шулай ук, Сатыш авыл җирлеге халкы тырышлыгы белән махсус хәрби операцияда булган егетләргә гуманитар ярдәм эше актив алып барыла. Кием-салым, җылы носкилар бәйләнде, азык-төлек җыйналды. Барлык булышлык күрсәтүчеләргә рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International