Кышлаучы кошларга - җимлекләр!

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Кышлаучы кошларга- җимлекләр!

15 нче гыйнварда бездә кышлаучы кошлар көне билгеләп үтелә. Бу көннең максаты- кышкы суыкларда  кошларны  ашатырга җим куярга  кирәклеген  искә төшерү. Моның белән без күп кенә кошларның гомерен саклап кала алабыз. "Яшьлек" яшьләр үзәге базасында эшләп килүче "Волонтёр" ирекле ярдәм күрсәтү үзәге волонтерлары ел саен,  бездә кышлаучы  кошларны ашатуда зур активлык күрсәтәләр. Бөтенрусия буенча узучы  "Кышын кошларны ашат!"  экологик акциясендә катнашып, алар  кошларга җимлекләр әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International