Әниләр һәм балалар өчен мастер-класс

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Россия Президенты Владимир Путин указында 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителде. Шуңа бәйле рәвештә, Саба туган якны өйрәнү музеенда әниләр һәм балалар өчен мастер-класс оештырылды. Яңа ел вакытында әти-әниләр һәм балалар белән бергәләп оештырылган мастер-класс күңелле итеп вакыт үткәрү чарасы булып тора. Балалар үз куллары белән матур һәм зәвыклы итеп Яңа ел уенчыклары ясадылар, ә бу эштә аларга кадерле әниләре ярдәм итте. Әлеге чара һәммәсенең дә күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International