ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

"Газпром трансгаз Казан"да абонентларга уңайлы булсын өчен»газ өчен түләү " мобиль кушымтасы булдырылган.

Бу көннәрдә Үзәкләштерелгән бухгалтерияның хезмәт хакларын түләү бүлегендә дә кайнар эш вакыты. Узган елның декабренда районның барлык бюджет учреждениеләрендә хезмәт хакы тулысынча декабрьдә түләнгәнлектән, гыйнвар авансы ике өлешкә бүлеп түләнә. Түләү РФ Хезмәт кодексының 136 статьясының 6 өлеше нигезендә башкарыла.

    2024 елның 18 гыйнварында 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында республика мәгариф системасының цифрлы трансформациясе, педагоглар, ата-аналар һәм укучыларның яңартылган «Электрон мәгариф» системасындагы үзара бәйләнеше мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак.

Бүген 16 нчы февраль көнне Саба аграр көллиятендә укучы студент кызлар ГТО нормативларын тапшырдылар. 

Тэги: ОДМС

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары ел саен үткәрелә торган педагогик осталык конкурсларында катнаштылар

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

“Тату сыйныф серләре” республика бәйгесенең муниципаль туры җиңүчесе билгеле булды

Тэги: Мәгариф идарәсе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:

Татарстан Республикасы территориясендә давыл турында кисәтү

2024 елның 16 гыйнварында, төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә:

 17-22 м/с көчле көньяк җиле , 16 гыйнварда 20.00 сәгатьтән 17 гыйнварда 11.00 сәгатькә кадәр урыны белән 25-27 м/с көчле җил;

- күз күреме 500 метрга кадәр начарайган көчле буран; 

- көчле кар;  

- юлларда кар көртләре.

"Җиңү юллары" мәдәни-агарту программасы кысаларында 15 гыйнварда "Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба сәгнгать мәктәбе  укытучылары Мөхетдинова Э. Н., Хафизова Ч. Ф., Зәйнетдинова З. З., Яхина Г. И. "Фортепиано" белгечлеге буенча 2-5 сыйныф укучылары өчен “Саба районы буенча ведомстводан тыш гаскәрләрне саклау бүлеге” нә экскурсия оештырдылар. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

Каймак СППК җитәкчесе Мостафин Айнур Ибраһимович вафат булды. Мостафиннар гаиләсенең һәм мәрхүмнең якыннарының кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International