Саба аграр көллияте студент кызлары хезмәткә һәм оборонага әзер!

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Бүген 16 нчы февраль көнне Саба аграр көллиятендә укучы студент кызлар ГТО нормативларын тапшырдылар. Катнашучылар 15 яшьтән алып 20 яшькә кадәрле кызлар иде. Студент кызлар нормативларны дөрес һәм тиешле күләмдә үтәп үзләренең физик яктан көчле икәнлекләрен исбатладылар. Саба аграр көллияте студент кызлары хезмәткә һәм оборонага әзер! Саба аграр көллияте директоры Бикмөхәммәтов Закирҗан Миңнемулла улына һәм физик культура укытучысы Фәсхиев Илһам Миннәхмәт улына әлеге чараны үткәрүдә ярдәм итүләре  һәм студентларда ГТОга карата кызыксыну уятканнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Тэги: ОДМС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International