Юлбат төп мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре "Тату сыйныф серләре" конкурсының район турында финалда чыгыш ясадылар һәм призлы урынга лаек булдылар.
Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучысы Артем Варламов, 110 кг авырлык категориясендә, 2006-2007 елгы егетләр арасында татарча көрәш буенча “Татарстан яшьләре” газетасы призына үткәрелгән ярышларда 2 урынны яулады.
14 гыйнварда Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре искечә Яңа елга багышланган бәйрәм оештырдылар. Матур чыршы, күңелле һәм дәртле музыка, яңгыравыклы тавышлар авылдашларын Олы Шыңар авылы үзәгендә урнашкан чыршы янында җыйды.
Юлбат авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Газета-журнал дөньясы» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Китапханәче бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихын һәм Россиядә матбугат үсеше турында сөйләде. Шулай ук китапханәгә килгән «Саба таңнары», «Ватаным Татарстан», «Юлдаш», «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга», «Авырмас өчен 101 киңәш», «Татарстан яшьләре» газеталары һәм «Сөембикә», «Гаилә учагы», «Мәйдан», «Безнең мирас», «Казан утлары», «Сәхнә» журналлары белән таныштырды. “Газета-журнал дөньясы" дип аталган тематик күргәзмә оештырылды.
Олы Кибәче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре "Тату сыйныф серләре" конкурсының район турында финалда чыгыш ясадылар һәм призлы урынга лаек булдылар.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
«Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумына гаризалар кабул итү ачык, ул инде дүртенче тапкыр узачак. Форумны оештыручылар-Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс фонды, оештыручы – ВЭБ.РФ. Идеяне "идея.росконгресс.рф" платформасында 2024 елның 31 гыйнварына кадәр тапшырырга мөмкин. Аннары экспертлар топ-1000 һәм топ-100 идеяләрен сайлап алачак, иң яхшы тәкъдимнәрне март аенда ил җитәкчелегенә тәкъдим итәчәк.
Якын көннәрдә Татарстанда атмосфера басымы төшә, көчле җил (23 м/с кадәр көчәя), буран көтелә.
Атмосфера басымы дәрәҗәсенең үзгәрүе, ә бигрәк тә барометрның кискен сикерүе организмның тотрыклы халәте бозылуына китерә. Атмосфера басымы төшү фонында тирә-юньдәге һавада кислород концентрациясе кими. Бу ишемик патологияләр кичергән яки шушы авыру белән авыручылар өчен бик куркыныч: ИБС, гипер - һәм гипотония, инсульт, миокард инфаркты (хәтта ул күптән булса да).