"Гомерлек геройлар... Исемнәре мәңгелек" патриотик чара - экскурсия.

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

"Җиңү юллары" мәдәни-агарту программасы кысаларында 15 гыйнварда "Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба сәгнгать мәктәбе  укытучылары Мөхетдинова Э. Н., Хафизова Ч. Ф., Зәйнетдинова З. З., Яхина Г. И. "Фортепиано" белгечлеге буенча 2-5 сыйныф укучылары өчен “Саба районы буенча ведомстводан тыш гаскәрләрне саклау бүлеге” нә экскурсия оештырдылар. Җитәкче Сафиуллин Д.Ф. балаларны Росгвардиянең барлыкка килү тарихы, эш үзенчәлекләре белән таныштырды, баш белгеч Халиев А. Р. бина буенча экскурсия үткәрде, бүлек командиры Җәләлиев И. Ш. росгвардиячеләр оператив бурычларны үтәгәндә куллана торган җиһазлар, кием-салым белән таныштырды.

Аннары укытучылар укучыларны Бөек Ватан сугышында, Әфганстанда һәлак булган геройлар белән таныштырдылар, Ватан өчен сугышкан һәркемне хөрмәтләп, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International