Сабабаш клубында отышлы лотерея

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә россиялеләр ел саен Иске Яңа елны билгеләп үтәләр! Күп кенә төбәкләрдә бу бәйрәм аерым үткәрелә, халык традицияләре, гореф-гадәтләре һәм йолалары, ышанулары белән аерылып тора. Бер нәрсә-Иске Яңа елны традицион Яңа ел очрашуы кебек көтәбез һәм яратабыз! 13 гыйнварда Сабабаш авыл клубында Иске Яңа ел уңаеннан отышлы лотерея узды.Лотереяләр арасында кызыклы уеннар үткәрелде, алар концерт номерлары белән үрелеп барды. Кичә авылдашлар өчен дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International