ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

1 апрельдән шәхси эшмәкәрләр салым хисабын шәхси эшмәкәр салым түләүченең шәхси кабинеты (алга таба – ЛК ИП) аша җибәрә алачак. Сервисның яңа функционалы аны салым органына тапшыру процессын шактый гадиләштерә.

5 нче  февраль көнне  Бигәнәй авылы фельдшер акушерлык пунктында   фельдшер Исмәгыйлева Ильмира Зиннәтулла кызы катнашында "Тычкан бизгәге  профилактикасы" дигән әңгәмә уздырылды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

2024 нче ел президентыбыз В.В.Путин тарафыннан Гаилә елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан мәктәбебездә Гаилә елын ачу тантанасы булып узды. Чара "Могҗизалар кыры" интеллектуаль уены форматында үтте. Уенда 9 гаилә катнашты.  Калган гаиләләр исә тамашачылар буларак кунак булдылар. Бәйге 1-11 нче сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Әлеге чара һәркемнең күңеленә хуш килде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Совет солдатларының батырлыгы һәм Ватан чикләрен саклаган Россия сугышчыларының, шулай ук локаль сугышларда һәм хәрби конфликтларда катнашкан хәрбиләрнең батырлыгы турындагы истәлекне саклау һәм мәңгеләштерү максатында, яшь буында сугышчы-геройларның батырлыклары өчен патриотизм һәм горурлык хисе тәрбияләү, Россиянең хәрби-тарихи мирасын саклау өчен, конкурсны оештыручылар ел саен Бөтенроссия Иң яхшы әдәби хикәя, очерк, шигырь, рәсем, фотография һәм эпик, тарихи һәм хәрби патриотик эчтәлекле җыр тексты өчен "Бөек Җиңү геройлары" әдәби конкурсы уздыра.

Конкурс турныда мәгълүмат:

http://героивеликойпобеды.рф

https://vk.com/gvp2017

gvp2017@mail.ru 

8 февраль көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә «Бөек исем – Менделеев» темасына танып белү сәгате үткәрелде. Социаль хезмәт алучылар бөек рус – энциклопедисты, профессор Д.И. Менделеевның тормышы һәм эшчәнлеге турында презентация карадылар.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

7нче февраль көнне Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм үзара хезмәттәшлек буенча директор киңәшчеләре өчен укыту семинары үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

«Саба РҮХ» ДАССОның стоматолог - терапевты Маликова Ризида Исрафиловна белән әңгәмә. Ризида Исрафил кызы югары категорияле табиб, медицина стажы 38 елдан артык.

Тэги: хастаханә

Үсеп килүче буынга героик-патриотик һәм әхлакый тәрбия бирү максатыннан безнең мәктәптә Хәрби-Диңгез флоты ветераннарының «Экипаж-бер гаилә» халык вокаль ансамбле белән очрашу узды. Ансамбль репертуарында Совет һәм Россия авторларының диңгез, хәрби хезмәт, Ватанны саклаучылар турында җырлары бар. Үз чыгышлары белән ансамбль халыклар дуслыгын һәм Ватанга мәхәббәтне пропагандалый. Хәрби Диңгез флоты ансамбле составына Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм катнашучылары хәрби –диңгез флотының төрле төр гаскәрләре вәкилләре, элеккеге матрослар, офицерлар, Соловецкий утрауларында Төньяк Хәрби Флоты мәктәбе юнглары керә.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

«Әхмәтов Р.Г.» КФХның хисап җыелышы

Тэги: УСХИП

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International