Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә Хәрби-Диңгез флоты ветераннарының "Экипаж-бер гаилә" халык вокаль ансамбле белән очрашу.

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Үсеп килүче буынга героик-патриотик һәм әхлакый тәрбия бирү максатыннан безнең мәктәптә Хәрби-Диңгез флоты ветераннарының «Экипаж-бер гаилә» халык вокаль ансамбле белән очрашу узды. Ансамбль репертуарында Совет һәм Россия авторларының диңгез, хәрби хезмәт, Ватанны саклаучылар турында җырлары бар. Үз чыгышлары белән ансамбль халыклар дуслыгын һәм Ватанга мәхәббәтне пропагандалый. Хәрби Диңгез флоты ансамбле составына Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм катнашучылары хәрби –диңгез флотының төрле төр гаскәрләре вәкилләре, элеккеге матрослар, офицерлар, Соловецкий утрауларында Төньяк Хәрби Флоты мәктәбе юнглары керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International