Арташ авыл җирлегендә техник карау

2026 елның 13 мае, чәршәмбе

График буенча Саба муниципаль районында авыл җирлекләрендәге шәхси затларда еллык техник караулар башланды. Аларның беренчесе агымдагы елның 12 маенда Арташ авыл җирлегендә узды.

Карап тикшерүгә 22 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшерү барышында яктырту җиһазларына, тоткарлау (тормоз) системасын контрольдә тоту чараларына, руль белән идарә итүгә, техниканың техник торышына, техника хужаларында тиешле категорияле таныклыклар һәм ОСАГО булуына аерым игътибар бирелде.

Техника хуҗалары  әлеге чарага намус белән әзерләнгәннәр. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча барысына да техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.

Чараның йомгаклау өлешендә катнашучылар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча тематик әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International