Сабада Бөек Җиңүнең 81 еллыгы тантанасы

2026 елның 13 мае, чәршәмбе

Байлар Сабасында Җиңү парады үтте .Саба халкы яу  кырында  ятып  калганнарны 9 май  иртәсендә хезмәт  коллективлары  демонстрациясе, техника парады, митинг һәм һәйкәлләргә чәчәкләр салу белән билгеләп үтте. Бик күпләр ата-бабаларының портретларын  күтәреп, 10 ел элек традициягә кергән “Үлемсез полк” акциясенә кушылды. Парадка барысы 54 оешма –учреждениеләр-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр, кадетлар колоннасы, яшьармиячеләр, “Кайнар нокталарда” булучылар, чик буе, артиллерия, ракета гаскәрләрендә, Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткәннәр, язгы чакырылыш армия хезмәтенә китүчеләр чыкты. Моннан тыш быел  колоннаны авыл (шәһәр) җирлекләре делегацияләре дә тулыландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International