9 Май-тынычлык, өмет бәйрәме

2026 елның 13 мае, чәршәмбе

9 нчы Май-тынычлык бәйрәме, 1941   нче елдан  үк өметләнеп көткән Җиңү бәйрәме. Безнең бурычыбыз — фашистларны тар-мар иткән, Ватанны саклап калган һәм бөтен дөньяны коткарган совет солдатларының батырлыгы турындагы тарихи дөреслекне саклау. Ел саен 8нче  май көнне, гимназияда шушы бөек датага багышланган тантаналы митинг үткәрелә. Быел без кунакка махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти - әниләрен, гимназия ветераннарын-сугыш балаларын, гуманитар йок ташучы абыйларны, махсус хәрби операөиядә катнашкан ике егетебезне чакырдык. 7 нче Г һәм Б сыйныф укучылары матур концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Юнармия отряды,  Советлар Союзы Герое Гали Закиров бюстына венок салды. Барлык һәлак булганнарны бер минут тынлык белән хөрмәтләдек. Халыкның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Җиңү көне-бөтен илебез, һәр гаилә өчен һәрвакыт иң кадерле, изге бәйрәм. Бөек Ватан сугышы геройлары -барлык буыннар өчен мәңгелек үрнәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International