7нче февраль көнне Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм үзара хезмәттәшлек буенча директор киңәшчеләре өчен укыту семинары үткәрелде. Семинарда катнашучылар көндәлек эшчәнлек барышында киң кулланыла торган мастер-класслар карадылар, үзләре өчен файдалы яңа форма һәм методлар үзләштерделәр. Семинар эшендә район мәгариф бүлеге урынбасары Айгөл Шакирҗан кызы Хәнәфиева катнашты һәм алда торган бурычларны яктыртып чыгыш ясады.