Гаилә елын ачу тантанасы

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

2024 нче ел президентыбыз В.В.Путин тарафыннан Гаилә елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан мәктәбебездә Гаилә елын ачу тантанасы булып узды. Чара "Могҗизалар кыры" интеллектуаль уены форматында үтте. Уенда 9 гаилә катнашты.  Калган гаиләләр исә тамашачылар буларак кунак булдылар. Бәйге 1-11нче сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Әлеге чара һәркемнең күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International