2024 елның 9 февралендә Саба районы прокуратурасы бинасында район прокуроры Раил Нилевич Шәймәрданов рәислегендә салымнар һәм җыемнар буенча бурычларны киметү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Юридик һәм физик затлар, банкротлар, җирлек башлыклары тыңланды. Район прокуроры бурычны күп тапкырлар киметү һәм утырышларны айга ике тапкыр уздыру бурычын куйды.
9 нче февраль көнне Сатыш авыл җирлегендә дә “Россия чаңгы юлы 2024” – “Татарстан чаңгы юлы 2024” акциясе кысаларында чаңгы ярышы үткәрелде. Ярышта мәктәп укучылары, укытучылар, мәдәният йорты һәм авыл клубы хезмәткәрләре актив катнашты.
Метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.«Татарстан Республикасы УГМС» федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча: якындагы сәгатьтә, 2024 елның 10 февралендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасы -25..-29 кадәр төшәчәк.
2024 нче елның 8 нче февралендә Эзмә мәктәбе базасында физик тәрбия укытучылары өчен чаңгы темасына семинар үтте.
7 февральдә, Татарстан Республикасы гербы көнендә, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Татарстан Республикасы гербы - Дәүләт символы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре гербның әһәмияте, аның тарихы турында сөйләделәр, истәлекле урыннар турында китаплар тәкъдим ителде.
6 февральдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар язучысы Роза Хафизованың юбилеена багышланган «Моңлы әкиятче» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Китапханә мөдире язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Китап күргәзмәсе оештырылды.
"Синең өчен, Ватан-ана!" патриотик җырлар конкурсы старт алды
2023 елда Татарстанда яшәүче 1493 кеше Россия Социаль фондының тернәкләндерү үзәкләрендә шифаханә-курорт дәвалануы узды