Салымнар һәм җыемнар буенча бурычларны киметү буенча ведомствоара комиссия утырышы

2024 елның 10 феврале, шимбә

    2024 елның 9 февралендә Саба районы прокуратурасы бинасында район прокуроры Раил Нилевич Шәймәрданов рәислегендә салымнар һәм җыемнар буенча бурычларны киметү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Юридик һәм физик затлар, банкротлар, җирлек башлыклары тыңланды. Район прокуроры бурычны күп тапкырлар киметү һәм утырышларны айга ике тапкыр уздыру бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International