ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2024 елның 21 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгать Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән китапханәсендә әдәби сәгать узды. 

Бүген 4 февральдән 7 февральгә кадәр Саратовта үткән Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары тәмамланды. Турнирда 222 кеше катнашты. Безнең мәктәп спортчысы Сафин Әгъләм ялгыз разрядта 3нче урынны яулады. Призер Әгъләмне, ярышта катнашучы Зәйниев Айназны һәм Гөбәйдуллина Ралинәне, ата-аналарны һәм тренерларны котлыйбыз!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

7
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Гаилә елы уңаеннан гимназияда уздырылган волейбол ярышларында Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә актив катнашты. Ярышлар укучылар һәм ата-аналар катнашында үткәрелде. Әлбәттә, һәр ярышның җиңүчесе һәм җиңелүчесе була. Шулай да бу уеннардан җиңүче команда да, җиңелгәне дә канәгать калдылар. Иң мөһиме, алар гаиләләре белән актив тормыш рәвеше аша ял иттеләр.   

7 февраль-Россиядә кышкы спорт уеннары көне. Бу бәйрәм хөрмәтенә Лесхоз  өлкәннәр һәм  инвалидлар йортында яшәүчеләр чаңгыга чыктылар . Бәйрәм датасы 2014 елда Сочида узган XXII Кышкы Олимпиада уеннары ачылу белән бәйле.

Мондый көн очраклы сайланмаган - бу Сочи олимпиадасының ачылу еллыгы.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Авыр минутларда һәр кешегә җылы сүз кирәк. Махсус хәрби операцияда катнашучы солдатларга да җылы сүз җан азыгы. Россиянең һәр төбәгеннән укучылар солдатларның, офицерларның күңелен күреп, сөендереп торалар. 7 нче февраль көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары язган күңелгә үтеп керерлек җылы хатлар һәм ясаган матур открыткалар тиздән солдат абыйларын сөендерәчәк. 

Тэги: мәдәният бүлеге

Кече Шыңар мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, бар гомерен мәдәнияткә, сәнгатькә багышлаган, киләчәк буыныбызны халык иҗаты, гореф-гадәтләребез үрнәгендә тәрбияләүче , “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”  Рабгетдинова Гөлсем Әхәт кызы “Ел хатын-кызы”  республика конкурсында “Хатын-кыз мәдәният һәм рухият” номинациясендә чыгыш ясады һәм лауреат булды. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

“Тарихи урыннарның әһәмияте”  - әңгәмә

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

7 февральдән 19 февральгә кадәр Саба муниципаль районы халкы арасында "Кадрларда ГТО" фотоконкурсы уза.

Тэги: ОДМС

1-2 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан»  газетасы оештырган татарча көрәш буенча республика ярышлары узды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча авылдашыбыз Ахунҗанов Рифат 115 кг авырлыкта 3нче урынны яулады һәм бронза медальгә лаек булды.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International