"Кадрда ГТО" фотоконкурсы

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Конкурсны үткәрү тәртибе һәм вакыты.

Конкурста Саба муниципаль районының 6 яшьтән өлкәнрәк кешеләре катнаша. Конкурста катнашу өчен 2024 елның 7 февраленнән 19 февраленә кадәр электрон почта адресына Конкурс фотоматериалын җибәрергә кирәк. Конкурста катнашучыларның барысы да ВФСК ГТО рәсми сайтында теркәлергә тиеш (УИН булырга тиеш).
 Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
- "Әти, әни, мин-сәламәт гаилә" (гаилә фотолары);
- "Мин ГТО нормативларын үтим"
-  "Көтелмәгән ракурс" - юмор һәм ГТО.
 Конкурс эшләрен электрон адреска җибәрергә: odms_saba@mail.ru
Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр номинациядәге иң яхшы эшләр авторлары дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Конкурс турында тулырак мәгълуматне "Гто Сабинский-Район" https://vk.com/id710146791 Вконтакте битенә кереп таба аласыз.

Тэги: ОДМС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International