“Тарихи урыннарның әһәмияте” - әңгәмә

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Вакыт үзгәрсә дә, тарихи урыннар үз әһәмиятләрен югалтмыйлар. Үткәнне барлау – хәзерге вакытны яхшырак аңларга ярдәм итә, киләчәкне күзалларга булыша. Һәр районның үзенә генә хас булган тарихи һәйкәлләре, истәлекле урыннары бар. Алар халкыбызның горурлыгы булып тора. Саба туган якны өйрәнү музеенда “Тарихи урыннарның әһәмияте” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында катнашучылар районыбызның мөһим тарихи урыннарын барладылар, үсеп килүче яшь буынның бу урыннарны белүенең әһәмияте турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International