Кече Шыңар мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, бар гомерен мәдәнияткә, сәнгатькә багышлаган, киләчәк буыныбызны халык иҗаты, гореф-гадәтләребез үрнәгендә тәрбияләүче , “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” Рабгетдинова Гөлсем Әхәт кызы “Ел хатын-кызы” республика конкурсында “Хатын-кыз мәдәният һәм рухият” номинациясендә чыгыш ясады һәм лауреат булды. Жюрига үзенең тормыш юлын, иҗатын, хезмәтен, уңышларын чагылдырган портфолио, видео-презентация, эчтәлекле чыгышын тәкъдим итте.