Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгать Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән китапханәсендә әдәби сәгать узды. Ял итүчеләр китапханә хезмәткәрләренең татар әдәбияты язучыларының тормыш һәм иҗат юлы турында чыгышларын тыңладылар, аларның әсәрләре белән таныштылар.