«Саба РҮХ» ДАССОның стоматолог - терапевты Маликова Ризида Исрафиловна белән әңгәмә.
Ризида Исрафил кызы югары категорияле табиб, медицина стажы 38 елдан артык. |
- Нәрсә ул кариес?
- Кариес-тешләрнең инфекцион авыруы (стрептококк инфекциясе, лактобацилла, вейонелла һ.б.), ул тешнең җимерелүенә китерә.
- Кариесның сәбәпләре нинди?
Кариес килеп чыгу бик җиңел. Шуңа күрә халык арасында кариес таралуы 100% диярлек.
Кариес үсешенә китерә торган кайбер факторларны китерәм:
• дөрес булмаган яки җитәрлек булмаган гигиена;
• эмаль кимчелекләре яки ярыклар, теш өслегендә кисәкләр;
• рационда углеводларны (шул исәптән татлы ризыкларны) һәм әче продуктларны еш куллану;
• селәгәй күләмен киметү яки аның составын үзгәртү-мәсәлән, бизләр дисфункциясен китереп чыгаручы авырулар яки кайбер дарулар аркасында;
• кариес үсешенә нәселдән килгән омтылыш.
- Кариестан ничек сакланырга? Профилактика чаралары нинди?
Профилактиканың төп чаралары тешләрне дөрес чистарту методикасын үтәп, авыз куышлыгын даими карау, теш җепләрен куллану, авыз куышлыгы өчен фторлы теш пасталары һәм юешләткечләр куллану, шикәр куллануны киметү һәм стоматологта даими профилактик тикшерүләр (6 айга бер тапкыр).