Телефон мошенниклары турында еш эйтелэ. Ләкин күпме генә сойлэмэ, аларның кармагына эләгүчеләр очрап тора.
2024 елны Саба районын 55 гражданы, телефон мошенниклары корбаны булырга өлгергән.
Мошенникларнын эзенә төшсәлэр дә, мондый төр җинаятьләрне ачу бик авыр, урланган акчаларны кире кайтаруны бөтенләй өметсез дип әйтеп була, чөнки мошенниклар чит регионнардан элемтәгә чыга.
Чит исемгә алынган сим-карталар, банк карталары белән шәхесне ачыклау — мөмкин булмаган эш. Шуны да искәртеп узасы килә, халык үз теләге белән аларга карта номерларын әйтә, бернинди басымсыз банк картасында булган акчаларын чит кешегә күчерә. Бу урында шуны искәртеп узасы килә, беренчедән, банк хезмәткәре беркайчан да сезнең банк картагыз турында мәгълүмат сорамаячак, чөнки ул аларда бар. Икенчедән, банк картасын алганда аның кодын сез генә белергә тиеш өчен эшләнә!
Беренче чиратта игътибарлы булырга һәм алдакчылар схемалары турында күбрәк белергә кирәк. Алдарга теләгән кеше тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратырга мөмкин. Мошенниклар ватсап, телеграмм аша шалтраталар. Шалтыратучы сезгә исем-фамилия белән эндәшә, гаҗәпләнмәгез. Алар сезне алдау өчен алдан әзерләнгән, мәгълүматларны алдан белешеп куйган була. Банк хезмәткәре, ФСБ, Финанс мониторингы, х.б. учреждениялэрдэн, дип таныштырган кешегә беркайчан да карта номерларыгызны әйтмәгез! Сезнең исемгә берәү дә кредит ала алмый. Сездән мәгълүматлар сорап, ашыктыра-ашыктыра пин-кодлар сораган, тиз һәм ышанычлы итеп сөйләгән кеше — мошенник. Алданмагыз! Мошенниклар үзенә кирәкле мәгълүматны алу белән сезнең турында онытачак, ул шалтыраткан телефон «тоташтырырга мөмкин түгел» булачак. Һәм... банк картагызда бер тиен акча да калмаячак.
Әгәр ватсаптан, телеграмдан шикле шалтыратулар килсә, озак сөйләшми генә телефонны куегыз һәм бу номерга үзегез киредән шалтыратмагыз. Банкның «кайнар линия» се телефон номерын җыегыз: бу номер банк картасының икенче ягында яки банкның рәсми сайтында язылган. Банк белән элемтәгә кергәч, сезгә шундый шалтырату булуы турында хәбәр итәргә кирәк. Банкта бу очракны теркәп куячаклар һәм мошенниклар эше түгелме дип тикшерәчәкләр.
Зыян күрүчеләр арасында сим-картаның срогы чыга, вакытында алыштырырга кирәк дигән сүзләргә ышанып, телефонына килгән кодларны хәбәр итүче дә, медицина полисының срогы чыгу сәбәпле, аны алыштыру өчен Госуслуги аша чиратка язылырга кирәклеккә ышанып, кодларны хәбәр итүчеләр дә бар.
Бер гаилә башлыгына ватсаптан таныш булмаган кеше шалтыратып, үзен Роскомнадзор хезмәткәре дип таныштыра һәм райондашыбызның Госуслугидагы шәхси кабинетына мошенниклар керүе турында җиткерә һәм аңа ярдәм итәр өчен телефонына килгән кодны әйтүен сорый. Кодны әйткәннән соң, Руслан аңа икенче көнне Казанга барырга, мошенниклар аның исеменә ачкан кредитларны ябарга кирәк булачагын җиткерә. Кызганычка каршы, бу сүзләргә ышанып, Казанга берничә көн баралар, төрле көннәрдә төрле банклардан кредит алып, Руслан әйткән карта счетына салып баралар һәм алар чын күңелдән бу кеше аларга ярдәм итә дип уйлыйлар. Әле аннан соң да мошенниклар төрле сәбәпләр белән бу гаиләдән төрле суммада акчалар күчерүләрен сорыйлар һәм ни кызганыч, алар сораган кадәр барлык сумма күчеп бара. Әле бер банктан кредит рәсмиләштергәндә, машиналарын да залогка куярга мәҗбүр булалар. Акча каян алган соң бу гаилә дигән сорау туа. Әҗәткә алалар. Ә ул күп миллионнардан торган әҗәтләрне бүгенге көндә ничек түләрләр алар?! Бу сорау белән алар бүгенге көндә яшәргә мәҗбүрләр. Полиция хезмэткэрлэренэ заявление язганнан сон да алар бу кредитны узлэре тулэргэ мэжбур була.
Хөрмәтле райондашлар, бу хәлләр уйлап чыгарылган түгел. Һәрберебез дә мошенниклар корбаны була алабыз. Сакланыйк, телефоннан кем генә шалтыратса да, аларның сүзенә ышанмыйк.