Бүген Саба районы ЗАГС бүлегендә яңа елның беренче язылучы парын тәбрикләделәр. Туктар авылы егете Данил Шамилов белән Кече Шыңар авылы кызы Нәзирә Галимова үзләренең никахларын законлы рәвештә теркәделәр.
Бүгеннән яшьләр бер гаилә булып яши башлыйлар, шулай итеп районда Шамилевлар гаиләсе туды.
Яшь парларны әлеге куанычлы вакыйга белән тәбрикләргә әти-әниләре, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин. Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов, "Туган як" җәмгыятенең профсоюз оешмасы рәисе Зөбәрҗәт Билалова, "Иген" кооперативы җитәкчесе Зөлфәт Зариповлар чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар һәм үзләренең иң изге тәләкләрен җиткерделәр. ЗАГС бүлегендә яшь парларны Миләүшә Вакказова язылыштырды.
Нәзирә һәм Данил Шамилевлар гаиләсенә бәрәкәтле мул тормыш, саф мәхәббәт, бер-берләрен, әти-әниләрен хөрмәтләп, тигез гөмер итүләрен телибез.