"Тычкан бизгәге профилактикасы" дигән әңгәмә

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

5 нче  февраль көнне  Бигәнәй авылы фельдшер акушерлык пунктында   фельдшер Исмәгыйлева Ильмира Зиннәтулла кызы катнашында "Тычкан бизгәге  профилактикасы" дигән әңгәмә уздырылды. Әлеге әңгәмәнең максаты катнашучыларга геморрагик бизгәкнең азып  китүен  профилактикалау, авыруның үзенчәлекләре, йогышлы авыру йоктыру юллары һәм аңа каршы көрәш чаралары турында мәгълүмат җиткерү; сәламәтлек саклау проблемасы турында күзаллауны киңәйтү иде. Чарага мәгълүмати ярдәм күрсәтү өчен   ГЛПСны  профилактикалау буенча "Игътибар! Тычкан бизгәге" дигән буклет та  әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International