Россия Юстиция министрлыгының җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләре көнен, 1879 елдан башлап, император Александр ll тарафыннан төрмә департаментын оештыру турында Указ кабул ителгәч, 12 мартта билгеләп үтәләр. Бу Россиядә Җәзаларны үтәтү бердәм дәүләт системасының башлангычы булды. Озак еллар дәвамында җинаять-башкарма системасы Эчке эшләр министрлыгы ведомствосында була, һәм бары тик дәүләтнең идарә итүнең демократик алымнарына күчүе белән генә аның Юстиция министрлыгы карамагына күчүе билгеләнә. 1997 елдан 1998 елга кадәр Президент Ельцин тарафыннан әлеге күчүне төгәлләүче берничә карар кабул ителде. Хәзерге вакытта җинаять җәзаларын үтәү системасы хезмәткәрләре саны 300 меңнән артып китә. Аларның бурычы - теләсә нинди җинаятьчел янауларны булдырмау һәм законны бозган гражданнарны тулы кыйммәтле җәмгыятькә кайтару.
Сезне бәйрәмегез-җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз! Барыгызга да уңышлар телибез!
2022 елның 10 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба муниципаль районы сәүдә объектларында сатучылар өчен семинарлар үткәрде. Семинар барышында сатучыларга РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге карары белән расланган сәүдә кагыйдәләре аңлатылды. 2463 номерлы «кулланучылар хокукларын яклау турында» закон нигезләре, шулай ук коррупциягә каршы юнәлештәге мәгълүмат бирелде һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсе белән танышу өчен тарату материаллары бирелде, кулланучы өчен мәгълүмат почмакларын, сәүдә объектының тулы исеме һәм эш вакыты белән элмә такталарны рәсмиләштерүнең төп кагыйдәләре аңлатылды.
2022 елның 11 мартында "Игенче" ҖЧҖендә тракторларга , тагылмаларга һәм башка үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча Баш дәүләт инженер-инспекторы Ибраһимов Ильяс Нәкыйп улы һәм хуҗалык белгечләре катнашты.
Техник карау барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, янгын сүндерү чаралары, аптечкалар һәм башкалар тикшерелде . Механизаторларда тиешле категория булу-булмавы, үзләренә беркетелгән техника белән идарә итү таныклыклары тикшерелде. Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен аңлатуга аерым игътибар бирелде.
80 берәмлектән торган техника техник карауны уңышлы узды.
Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрелә. Чираттагы очрашу 2022 нче елның 10 нчы мартында Саба муниципаль районы Явлаштау авыл җирлегендә узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль – инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов кабул итте.
8 март көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Яз, чәчәкләр һәм мәхәббәт бәйрәме» дип исемләнгән концерт оештырдылар. 8 Март – язның иң якты, матур бәйрәме. Чара гүзәл әниләрне котлау сүзләре белән башланып китте. Аннан бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итте: татар биюе, гармун астында җырлар, заманча җырлар, шигырьләр. Тамашачыларга бәйрәм концерты ошады. Артистлар көчле эмоцияләр һәм алкышлар алдылар.
2022 елның 11 мартында Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды.
9 март көнне Сүлә авыл клубы, Курсабаш авыл мәдәният йорты, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Пушкин картасы буенча "Өч аю" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша оештырдылар.
Әкият-балалар өчен искиткеч һәм гаҗәеп ачышлар дөньясы. Барлык балалар да әкиятләр ярата һәм аларга ышаналар. Әкиятләр нәни укучыларны игелекле, гадел, кайгыртучан һәм дустанә булырга өйрәтә, яхшылык һәрвакыт яманлыкны җиңә, диләр бит.Мәдәният хезмәткәрләре рольгә, хәрәкәтләргә һәм интонациягә керергә тырышып, үз геройларының холкын тамашачыга тапшырдылар.
Балалар әкият карадылар, сюжет артыннан өзелми генә күзәттеләр.
Югары Симет авыл җирлегендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм чаралары үтте.
2022 елның 10 март көнендә Яңа Мичән авылында яшәүче Миннебаева Мөсәвәрә Төхвәтулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны РФ Президенты Путин В.В. һәм Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Р.Н. исеменнән Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә., Мичән авыл җирлеге сәркатибе Мөбарәкова И.А., «Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Мичән» бүлекчәсенең баш хисапчысы Хәйруллина Р.Н. котладылар.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
12 март 2022 ел сәгать 00дан 08 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 12 мартында төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасының -25..-28˚. градуска кадәр төшүе көтелә