8 март көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Яз, чәчәкләр һәм мәхәббәт бәйрәме» дип исемләнгән концерт оештырдылар. 8 Март – язның иң якты, матур бәйрәме. Чара гүзәл әниләрне котлау сүзләре белән башланып китте. Аннан бәйрәм концерт номерлары белән дэвам итте: татар биюе, гармун астында җырлар, заманча җырлар, шигырьләр. Тамашачыларга бәйрәм концерты ошады. Артистлар көчле эмоцияләр һәм алкышлар алдылар.