Чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы

2022 елның 11 марты, җомга

2022 елның 11 мартында Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярышларда бөтен республикадан спортчылар катнашты. Һәр районнан стартка 2 ир-ат һәм 2 хатын-кыз кергән муниципаль хезмәткәрләр чыкты.

Саба районы җыелма командасы чыгышы нәтиҗәләре:

Заһидуллина Гөлнара Мөхәммәтфәнис кызы – 1 урын;

Миңнегулова Алинә Миннегаян кызы-4 урын;

Гарипов Ирек Рамазан улы – 1 урын;

Әгъләмҗанов Алмаз Рәхимҗан улы-4 урын.

Гомумкоманда зачетында икенче төркемдә Саба районы 1 урынны алды. Мамадыш районы-2 урында, Кукмара районы-3 урында.

Спортчыларыбызны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз, аларга сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International