Саба урта мәктәбе базасында “Балалар инициативалар үзәге” конкурсының муниципаль этабы үзды. Нәтиҗәләр буенча, Саба гомуми белем бирү мәктәбе мактаулы II (икенче) урынны яулады.Бу уңыш – мәктәп коллективының бердәм эше нәтиҗәсе, шулай ук укучыларның актив гражданлык позицияләре һәм иҗади энергияләренең ачык күрсәткече. Нәкъ менә бу сыйфатлар командага үз проекларын лаеклы рәвештә тәкъдим итәргә генә түгел, ә шулай ук мондый мөһим җиңү яуларга да мөмкинлек бирде.“Балалар инициативалар үзәге” конкурсы укучыларның үз-үзләрен тормышка ашырулары өчен уңайлы мөхит тудыру, яшьләрнең гражданлык активлыгын арттыру, мәктәп идарәсен үстерүгә ярдәм итүче иң якты һәм перспективалы идеяләрне ачыклау һәм яклау максатыннан чыгып оештырылды. Саба гомуми белем бирү мәктәбе, укучылар һәм укытучылар күңелендә яңгыраш тапкан инициативаларны жюри әгъзаларына тәкъдим итеп, бу принципларга тугры булуын тагын бер кат раслады.Бу казаныш – мәктәпне алга таба үстерү өчен мөһим этәргеч, укучылар һәм педагогик хезмәткәрләр өчен горурлык чыганагы, шулай ук районның башка белем бирү учреждениеләре өчен яхшы үрнәк булып тора. Саба гомуми белем бирү мәктәбенә ирешкән уңышлары белән тукталып калмаска, балаларнын инициативаларын үстерүне дәвам итәргә һәм яңа үрләр яуларга теләп калабыз!