ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2022 ел
җомга

2022 нче елның 7 нче мартында "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат – йорты»нда тәрбияче Абдуллина Роза Әмир кызы 8 нче март Халыкара хатын-кызлар бәйрәме кысаларында тәрәзәләр бизәү буенча «Язгы кәеф» дигән иҗади дәрес үткәрде

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе

6 март көнне Сатыш авыл җирлегендә  традицион кышкы спартакиада оештырылды. Ярышны ачу тантанасында район Башлыгы урынбасары- Закирҗанов Расих Рахимҗан улы, яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы  һәм иганәчеләр катнашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

7 март көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә 8 Март бәйрәме уңаеннан "Могҗизалы көн-8 Март" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Барлык номерлар хатын-кызларга, мәхәббәт һәм язга багышланган иде. Бу көнне бәйрәмнең хуҗалары-матурлык, наз, игелек һәм барысына да бүләк ителгән бәйрәм кәефе! Тамашачылар бәйрәмнең тантаналы шартларына чуму мөмкинлегенә ия булдылар: фойеда безнең авылда яшәүче Дания Фәтхрахманованың рәсемнәре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Алкышлар барлык катнашучылар өчен иң яхшы бүләк булды. Концерт бик күңелле үтте.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш балалар бакчасында гаилә бәйрәме булып узды. Балалар әти-әниләренә бик матур биюләр, җырлар, шигырьләр бүләк иттеләр. Соңыннан әтиләр һәм әниләр командасы волейбол уйнады. Балалар алар өчен җан атып, көч биреп утырды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

5 март көнне Мамалай балалар бакчасында балалар арасында күңелле старт булды. Балалар бик теләп төрле-төрле уенннарда катнаштылар. Соңыннан балалар бер-берсенә бүләкләр тараттылар. Бәйрәм бик күңелле узды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлеге үзешчәннәре Олы Нырты мәдәният йортында "Җырлыйк әле" шоу программасы белән чыгыш ясады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлегендә торучы, эшләүче һәм укучы ХАТЫН-КЫЗЛАР һәм ИР-ЕГЕТЛӘР арасында ВОЛЕЙБОЛ ярышы булды. Ярышта барлыгы 10 команда катнашты. Хатын-кызлардан- 4 команда, ир-егетләрдән- 6 команда.

Хатын-кызлар арасында: 

1 урын-Сатыш мәктәбе; 

2 урын-Икшермә;

3 урын- Сатыш.

Ир-атлар арасында: 

1 урын- Бигәнәй-1;

2 урын- Сатыш;

3 урын- Бигәнәй-2;

4 урын- Болын очы урамы.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

2022 нче елның 9 нчы мартында Саба муниципаль районының ветераннары командалары (40+) арасында  мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты тәмамланды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 18 февралендәге 137 номерлы карары нигезендә, йорт биләмәсе чикләре эчендә газ үткәрүгә һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алуга  факттагы чыгымнар күләмендә бер тапкыр түләнә торган субсидия түбәндәге гаиләләргә бирелә:

«10» март көнне Эзмә мәдәният йортында Эзмә урта мәктәбе белән берлектә балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча «Куркынычсызлык әлифбасы» исеме астында викториналы уеннар үткәрелде. Чарада «Юл хәрәкәте иминлеге» бүлекчәсе начальнигы Ягъфәрова Гүзәл Назыйф кызы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторы Мәҗитов Фаил Зөфәр улы катнашты. Юллардагы транспорт елдан-ел арта бара. Транспорт туганнары белән очрашуны тизләтә, мәктәпкә, эшкә вакытында илтә. Тик кеше гомере өчен куркыныч тудырган мизгелләр дә була. Шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк. Балалар кагыйдәләрне яхшырак истә калдырсын өчен, аларны уеннар ярдәмендә оештыру яхшырак. Балалар зур кызыксыну белән кунакларны тыңладылар һәм төрле уеннарда актив катнаштылар. Чара ахырында балалар кунаклардан матур һәм кирәкле бүләкләр алдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International