2022 нче елның 9 нчы мартында Саба муниципаль районының ветераннары командалары (40+) арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты тәмамланды.
Чемпионатта барлыгы 8 команда катнашты, ә бу 80нән артык спортчы дигән сүз.
Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы катнашты.
Саба муниципаль районының ветераннары командалары (40+) арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты нәтиҗәләре:
1 урын - "ОЛИМП" командасы;
2 урын - "САБАГАЗ" командасы;
3 урын - "АДМИНИСТРАЦИЯ" командасы. "
Иң яхшы уенчы" номинациясендә Васильев Сергей "ОЛИМП" командасы бүләкләнде;
"Иң яхшы уенчы" номинациясендә Ситников Михаил "РЖД"командасы бүләкләнде;
"Иң яхшы уенчы" номинациясендә Минниханов Раис "АДМИНИСТРАЦИЯ"командасы бүләкләнде;
"Иң яхшы бомбардир" номинациясендә Кашапов Айнур "САБАГАЗ"командасы бүләкләнде.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.